Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Нур-Солтан шәһәренә килде
Васил Шәйхразыев Нур-Солтан шәһәренә килде

Васил Шәйхразыев Нур-Солтан шәһәренә килде

Бүген, 22 август көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасы башкаласы Нур-Солтан шәһәренә килде.

Эшлекле сәфәр вакытында Абай өлкәсе Акимы Нурлан Тельман улы Уранхаев белән очрашу, «Бейбитшилик» утравында урнашкан Сабантуй үткәрү урынын һәм Татар сәнгать мәктәбен карау планнаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 22-25 август көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасында булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*