tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының сугыштан соңгы елларда Россиядә ислам дине яңарышына керткән өлеше турында фикер алышачаклар
Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының сугыштан соңгы елларда Россиядә ислам дине яңарышына керткән өлеше турында фикер алышачаклар

Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының сугыштан соңгы елларда Россиядә ислам дине яңарышына керткән өлеше турында фикер алышачаклар

8нче май көнне Татарстан мөфтияте бинасында “Бөек Ватан сугышында катнашкан татарлар һәм ветераннар, ислам яңарышы (XX гасырның икенче яртысы)” дип исемләнгән Россиякүләм конференция узачак. Әлеге чара сәг. 9.30-да Казан шәһәре, Г.Тукай ур., 38нче йорт адресы буенча башланачак. Конференция ТР Фәннәр академиясенең Ислам белеме тикшеренүләре үзәге һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе белән бергәлектә оештырыла.

Пленар утырыш барышында галимнәр дин кардәшләрнең нацистларны җиңүгә керткән өлеше, сугыштан соңгы елларда геройларның һәм ветераннарның мәчетләрне һәм мәхәлләләрне торгызулары, халыкка татар телен һәм ислам мәдәниятен саклап калырга ярдәм итүләре турында сөйләячәк. Кайбер катнашучылар үз хатирәләре белән уртаклашачак һәм әлеге чор вакыйгалары турында сөйләячәк.

Секцияләр барышында катнашучылар совет һәм совет чорыннан соң ислам күтәрелешенең үзенчәлекләре турында фикер алышачак, шулай ук Бөек Ватан сугышының татар әдәбиятында һәм публицистикасында ничек чагылыш табуы хакында белә алачак.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*