tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» темасына конференция узачак
Казанда «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» темасына конференция узачак

Казанда «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» темасына конференция узачак

2021 елның 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Конференциядә катнашу өчен 100 гә якын фәнни доклад кабул ителде. Конференция эшендә чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан) һәм Мәскәү, Уфа, Махачкала, Казан, Яр Чаллы, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.

Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә. Г. Тукайның тууына 135 еллыгы уңаеннан үткәрелгән конференция материаллары җыентыгы нәшер ителә.

Конференциядә катнашучыларны «ZOOM» системасы аша теркәү 9.30 сәгатьтә башлана.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*