tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Республика ифтары 11 майда Kazan Expo күргәзмәләр үзәгендә узачак
Татарстанда Республика ифтары 11 майда Kazan Expo күргәзмәләр үзәгендә узачак

Татарстанда Республика ифтары 11 майда Kazan Expo күргәзмәләр үзәгендә узачак

11 майда Казанда IX Республика ифтары узачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдергән.

Быел ул Kazan Expo халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырылачак. Чарага зур кунаклар, бизнес вәкилләре һәм мохтаҗлар: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр чакырылачак.

2019 елда «Ак Барс Арена» стадионында узган республика ифтарына 20 мең кеше җыелган иде. 2020 ифтар коронавирус пандемиясе аркасында онлайн-форматта үткәрелде. Быел 5 меңгә якын кешене чакыру күздә тотыла. Кунаклар санының кимүе яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралуга кагылышлы чикләүләр белән бәйле.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*