tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда халык артисты Рамил Курамшин белән хушлаштылар
Казанда халык артисты Рамил Курамшин белән хушлаштылар

Казанда халык артисты Рамил Курамшин белән хушлаштылар

Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин белән хушлашу бүген Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчете янында узды.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Үзенең чыгышы вакытында ул Рамил Курамшинның җитдилеге, үзенә генә хас булган нечкә тоемлавы белән милләтебезгә бик зур эшләр эшләгәнен билгеләп үтте.

-Рамил абый ихлас кеше иде. Ул бөтен гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлады. Һәрвакыт милләтнең үсеше, язмышы белән кызыксынып торды. Татар матбугатында чыккан һәр басманы үзендә туплап барды, үзенең фикерен җиткерә бара иде, – диде Данис Шакиров.

Рамил Сөләйман улы Курамшин  — виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырчы, композитор, Татарстанның халык артисты. Музыка уку йортлары өчен дәреслекләр, «Баян әсәрләре» , «Балачак бәйрәмнәре» , «Чордашларым, кордашларым»  китаплары авторы.

Ул радиодан баян өчен үзе язган пьесаларны һәм татар халык көйләрен эшкәртеп уйный: «Баян өчен пьеса», «Шаяру», «Концерт пьесасы», «Төймә», «Карабай», «Җыен көе», «Чәчтем бодай», «Бишле бию», «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Ташлар аттым Болакка», «Күңелле гармунчы», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Киндер сукканда», «Әпипә», «Гармун-патефон», «Җаек күгәрчене» һ.б.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*