tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама театры баш режиссёры Рөстәм Галиевның «…Чаклар» китабы тәкъдим ителде
Түбән Кама театры баш режиссёры Рөстәм Галиевның «…Чаклар» китабы тәкъдим ителде

Түбән Кама театры баш режиссёры Рөстәм Галиевның «…Чаклар» китабы тәкъдим ителде

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында аның баш режиссеры, директоры Рөстәм Галиев гомер юлының төрле чакларын чагылдырган истәлекләре һәм режиссёр фәлсәфәсеннән торган «…Чаклар» («…Времена») дип исемләнгән китабын тамашачыга тәкъдим итте.

«Китапны тәкъдим итү кичәсендә мәртәбәле кунаклары арасында Түбән Кама районы башлыгы һәм шәһәре мэры Рамил Муллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, директоры Илфир Якупов, язучы Салават Юзеев, театр белгече Нияз Игъламов, республика театрлары җитәкчеләре, артистлары бар иде», дип хәбәр итә тетарның матбугат үзәге.

Рөстәм Галиев – Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*