tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исән-сау әйләнеп кайтыгыз
Исән-сау әйләнеп кайтыгыз

Исән-сау әйләнеп кайтыгыз

Сентябрь аеның ахыры безнең авылыбыз өчен күңелсез хәбәрләрдән башланып китте. Туган илебезне сакларга егетләребезне чакыра башладылар.

Үзләренең бурычларын үтәргә Куян авылыннан Румил Хәкимов һәм Фәнзил Сәмигуллин, Мазарбашы авылыннан Фердинанд Газизов һәм Даил Сәлимҗанов иң беренчеләрдән киттеләр. Алар мәктәптә укыган чагыннан ук бергә дус, тату булып йөргән егетләр. 26 сентябрь көнне аларны әни-әтиләре, дуслары, туганнары озатып калдылар. Аннан соң районыбыздан егетләр көн аралаш китә башладылар.

Алфира Хәкимова белән сөйләшеп, мобилизацияләнеп киткән егетләргә сарык йоныннан оекбашлар бәйләргә уйладык. 24 октябрьдән хатын-кызлар, китапханәдә җыелып, йонны язып җерли башладылар. Килүчеләр көн саен арта барып, бу эшне клубта башкара башладык. Хатын-кызларыбыз бик тырышып эшләделәр һәм әле дә эшлиләр. Мобилизацияләнгән егетләргә барлыгы 64 пар оекбаш җибәрелде. Бәйләгән оекбашларыбыз безнең егетләребезгә барып җиткән, һәм алар безгә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Без егетләребезнең туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.

Оекбашлар әле дә бәйләнә, шулай ук перчаткалар да бәйли башладылар. Сарык йоннары биргән иптәшләргә, оекбашлар китереп биргән иптәшләргә дә (килеп булыша алмаганнар үзләре оекбаш алып китереп бирделәр) зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.

МӘСХҮДӘ БӘЙРӘМОВА.

Мари Иле республикасы, Бәрәңге районы,Куян авылы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*