tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Каз өмәсе ярминкәсе» узды
Казанда «Каз өмәсе ярминкәсе» узды

Казанда «Каз өмәсе ярминкәсе» узды

“Туган авылым” күңел ачу комплексында «Каз өмәсе ярминкәсе» узды. Чараны Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән ачты.

Биредә ярминкәдә катнашучылар татар халкының уникаль традицияләренең берсе белән таныша һәм фермерларның продукциясен сатып аларга мөмкин. Ярминкәдә югары сыйфатлы каз продукциясе, каз мае нигезендә эксклюзив кремнар һәм мазьлар, танылган татар брендларының милли киемнәре тәкъдим ителгән.

Шулай ук яңа технологияләр нигезендә каздан ризыклар әзерләү буенча Мастер-класслар, уеннар оештырыла.

Каз өмәсе йоласы – авыл тормышының бер бизәге. Авыл халкы элек-электән күп көч сорый торган эшләрне ирекле рәвештә җыелышып, күмәкләшеп башкарган. Күп каз асраган гаиләләрдә каз өмәсен оештыруны тормыш үзе таләп иткән. Каз мамыгыннан түшәк, ястык, мендәр ясаганнар. Ә итен, маен төрледән-төрле аш-су әзерләү өчен файдаланганнар. Каз бәлеше, каз коймагы, тәбикмәге, каклаган һәм тутырылган каз әзерләгәннәр. Каз маен дәва өчен кулланганнар, кышкы суыкларда бит-колак очлары өшесә каз мае сөрткәннәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*