tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачыла
Казанда Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачыла

Казанда Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачыла

16 ноябрьдә Казанда Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачыла. Биредә 2021 елдан 2023 елга кадәр төзелеш эшләре алып барылган, мәчетнең иске бинасы сүтелеп, гомуми мәйданы 1 000 кв. метрдан артып киткән, яңа мәчет һәм мәдәни үзәктән торган комплекс төзелгән.

Зур намаз залы якынча 300 намаз укучыга исәпләнгән. Икенче катта хатын-кызлар өчен зал урнашкан. Мәчеттә шулай ук төрле кабинетлар, тәһарәтханә бар. Комплексның уку сыйныфлары һәм ашханә белән җиһазландырылган ике катлы ягында ислам мәдәнияте үзәге урнашкан. Яңа мәчет һәм мәдәни үзәк эшчәнлеге яшьләрдә әхлакый сыйфатларны формалаштыруга һәм традицион кыйммәтләрне торгызуга юнәлдереләчәк.

Мәчет проекты авторы – архитектор Искәндәр Еникеев. Мәчет архитектурасы өч ак гөмбәзне үз эченә ала. Тышкы яктан да, интерьерда да ак төс өстенлек итә.

Комплексны төзүгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, танылган меценат Рөстәм Латыповның тол хатыны Разия Еникеева зур өлеш керткән.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*