tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирек Шәрипов Мөдәррис Минһаҗевның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты
Ирек Шәрипов Мөдәррис Минһаҗевның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты

Ирек Шәрипов Мөдәррис Минһаҗевның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов Сабада Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичәдә булды.

– Рәссамнары, язучылары, шагыйрьләре булган милләт, җәмгыять – ул бик бәхетле. Безнең ничек яшәвебез, нәрсәләр турында уйлавыбыз аларның әсәрләрендә кала. Алар – елъязма язучылар. Мөдәррис Минһаҗевка хөрмәт аның Татарстанның халык рәссамы булу белән генә чикләнми. Ул үз-үзен ача алмаган бик күп рәссамнар өчен остаз да. Без аның белән дистәләгән күргәзмәләр оештырдык. Ул җәмәгатьчелеккә моңарчы күләгәдә булган рәссамнарны, ә халыкка яңа күренешләр ачты, – диде ул.

Ул юбилярга Бөтендөнья татар конгрессының кул сәгатен бүләк итте.

14 ноябрьдә Сабада Мөдәррис Минһаҗевның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Рәссамның туган җиренә Казаннан күренекле артистлар, рәссамнар, язучылар, галимнәр кайтты, Татарстанның төрле районнарыннан аның дуслары, иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*