tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман яшьләре театральләштерелгән Мәүлид үткәрде
Казанда мөселман яшьләре театральләштерелгән Мәүлид үткәрде

Казанда мөселман яшьләре театральләштерелгән Мәүлид үткәрде

Рабигыль-әүвәл аеның 13нче көнендә (28нче сентябрьдә), Нәзарәттә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ﷺ багышланган мөбарәк кичә – театральләштерелгән Мәүлид үткәрелде. Әйтергә кирәк, аны оештыруда һәм сценарийны төзүдә яшь мөселман активистлары һәм шәкертләр катнашты. Әлеге очрашуның максаты – Пәйгамбәребезгә ﷺ булган яратуның нинди булырга тиешлеге хакында аңлатудан, киң җәмәгатьчелектә Мәүлид үткәрү традицияләрен ныгытудан гыйбарәт булды. Мәүлид ае уңаеннан оештырылучы күпләгән кичәләрдән аермалы буларак, барлык программа интерактив форматта әзерләнде. Катнашучыларның географиясенә килгәндә, Казан шәһәре һәм аның тирәсендәге бистә-районнарда яшәүчеләр, волонтерлар, Казанның төрле югары уку йортларында укучы студентлар, проект авторлары булган сәләтле яшьләр һ.б. бар иде. Ике сәгатьлек программаны 150 кеше карады.

Мәүлид кичәсе Коръән уку белән башланды. Аннары Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлидне үткәрүнең фазыйләтләре, Пәйгамбәребезгә ﷺ булган ярату, сөннәт юлыннан баруның әһәмияте хакында вәгазь сөйләде. Ул үз чыгышында түбәндәге хәдискә тукталды:

Әбү Сәгыйть әл-Худрийдан җиткерелә: бер көнне Пәйгамбәребез, аңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сәламе булсын, түгәрәк булып утыручы сәхәбәләр янына чыгып, сорады:

– Ни сәбәпле монда утырасыз?

Алар җавап итеп:

– Аллаһы Тәгаләне зекер итү, һәм Ул безне Ислам диненә һидәят иткәне һәм безгә сине биргәне өчен мактауга дип җыелдык.

– Башка нәрсә өчен җыелмадыгыз икәнлегенә Аллаһы Тәгалә белән ант итәсезме?

Сәхәбәләр:

– Аллаһы Тәгалә белән ант итәбез, башка нәрсә өчен җыелмадык.

– Мин сездән шикләнгәнем өчен моны сорамадым, әмма миңа Җәбраил галәйһи-с-сәләм килде, һәм ул әйтте: Аллаһы Тәгалә сезнең белән фәрештәләре алдында горурлана.

Ул аннары Иблиснең Пәйгамбәребез ﷺ Мәүлиденә риза булмавы турында аңлатып узды, Мәүлиднең асыл мәгънәсе – галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән Мөхәммәд ﷺ искә алу кирәклеген искәртте. Аннары сорау куйды: “Пәйгамбәребез ﷺ үзенең дөньяга килү көнен билгеләгәнме, юкмы? Ул әлеге көнне – һәр дүшәмбе саен ураза тоткан. Ә бала тугач без шатланабызмы, юкмы? Сөннәт буенча без нишлибез? Гакыйка корбаны чалабыз. Без моны кунакларны, дусларны, күршеләрне чакыру – сөенеч белән бүлешү өчен эшлибез. Без баланың дөньяга килүенә шатланабыз”, – дип, “Юныс” сүрәсенең 58нче аятен, аннары Әбү Ләһәб тарихын искә төшерде. Хәдисләрдән хәтерләсәгез, Иблис өч тапкыр бик каты кычкырган: җәннәттән куылгач, ләгънәт кылынгач һәм Пәйгамбәребез ﷺ дөньяга килгәч. Ягъни Мәүлидтән җир шарында иң беренче Иблис һәм аның иярченнәре рәхмәтсез булган.

– Безнең динебездә камил кеше концепциясе бар – ул Мөхәммәд ﷺ. Без Пәйгамбәребезгә ﷺ охшарга тырышсак, исламда барысын да дөрес эшләячәкбез. Пәйгамбәребез ﷺ барлык эшләрдә дә иң яхшысы булган: ул иң яхшы дус, галим, укытучы һ.б. – дип, Камил хәзрәт Пәйгамбәребезгә ﷺ иярү кирәклеге турында билгеләп үтте.

Аннары кичә нәшидләр, театральләштерелгән күренешләр һәм фикер алышулар белән үрелеп барды.

Пәйгамбәребезгә ﷺ булган яратуның мөһимлеге хакында сөйләргә кичәгә махсус кунак – педагогика фәннәре докторы, Әл-Әзһәр университетының Чыгарылыш лигасы каршындагы Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе, ислам хокукы һәм гакыйдә буенча әйдәп баручы белгеч, шәех Хамдаллаһ Хафиз Мөхәммәд әс-Сафти килгән иде. Ул үз чыгышында Пәйгамбәребезне ﷺ күрмичә торып аны ярату ничек булырга тиешлеген аңлатып узды, күпләгән аятьләр, хәдисләр, мисаллар китерде.

Катнашучылар игътибарына танылган башкаручы Динар Шәймәрданов татар телендә мөнәҗәтләр җиткерде.

Ахырда нәтиҗә ясау булды: һәр катнашучыга хатлар таратылды – анда хәдисләр язылган иде. Яшьләр: “Бу хәдис миңа нәрсә турында хәбәр итә?” дип фикер йөртергә тиешләр иде. Кичә барышында шулай ук әлеге сорауга катнашучыларның җаваплары тыңланды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*