tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альберт Борһанов: Шәхесләр никадәр күбрәк булса, милли горурлык шулкадәр көчле була
Альберт Борһанов: Шәхесләр никадәр күбрәк булса, милли горурлык шулкадәр көчле була

Альберт Борһанов: Шәхесләр никадәр күбрәк булса, милли горурлык шулкадәр көчле була

Татарстанның «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов шәхесләрне таныту аркылы халыкның милли горурлыгын күтәреп булуын әйтте.

“Милләтне шәхесләр аркылы танытып була. Шәхесләр никадәр күбрәк булса, халыкнын милли горурлыгы шулкадәр көчле була. Шәхесләребезне ешрак искә алмасак, аларны башка милләтләр үзләштерергә мөмкин. Безнең мәдәни мирасны тартып алырга теләүчеләр булды. Бөек шәхесләребезгә багышланган конференцияләр үткәрү, аларның тормыш юлын, иҗатын, милләткә керткән өлешен өйрәнү, китаплар язу, истәлек такталары кую, музейлар ачу һәм шул музейларга йөрү – мирасыбызны саклау өчен бик мөһим”, – диде Альберт Борһанов “Татар-информ” хәбәрчесенә IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумының пленар утырышында.

Форумның пленар утырышы Оренбургның Надежда Крупская исемендәге китапханәсендә уза. Программага төбәк тарихына багышланган 60лап доклад кергән. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән 100гә якын кеше катнаша. Аларның күбесе Татарстаннан һәм Оренбург өлкәсеннән. Мөхтәррәм кунаклар арасында Муса Җәлилнең беренче кызы Люция Җәлилова да бар.

28 сентябрьдә әлеге форум кысаларында Оренбург өлкәсе Саракташ авылында конференция узды. Биредә Оренбург өлкәсенең юкка чыккан татар авыллары турында чыгышлар булды. Авылларны барлау, аларның тарихын өйрәнү – төбәкчеләрнең төп миссиясе.

“Төбәкчеләр форумын без татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә үткәрәбез. 9нчы форум Оренбург өлкәсендә, Магнитогорскида һәм Казахстанда үтә. Былтыр Пермь, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә булдык. Соңгы елларда төрле төбәкләрдә 200дән артык конференция үткәрдек”, – диде Альберт Борһанов.

Төбәкчеләр җәмгыяте Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында 2013 елда эшли башлаган. Хәзер ул Россия буенча 108 оешманы берләштерә. Алар күбрәк Идел буе, Урал төбәкләрендә, Көнбатыш Себердә тупланган.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*