30 нчы июльдә Казанда «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак.
Ш.Мәрҗани урамы буенча урнашкан Иске Татар бистәсендәге фестиваль мәйданчыгында һөнәрчеләрнең эшләнмәләре белән сәүдә нокталары куелачак.
Фестиваль 9:00 дән 22:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Анда керү һәркем өчен бушлай, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының «Иске шәһәр» префектурасы матбугат хезмәте.