tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртлановага бюст ачылды
Казанда Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртлановага бюст ачылды

Казанда Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртлановага бюст ачылды

Бүген, Ватан геройлары көнендә, Казанда Советлар Союзы Герое, гвардия өлкән лейтенанты, 46 гвардия Тамань төнге бомбардировщикларының хатын-кызлар авиация полкы эскадрильясе командиры урынбасары Мәгубә Хөсәен кызы Сыртлановага бюст ачу тантанасы узды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Үзенең чыгышы вакытында ул әлеге истәлекле көн тарихта зур эз калдырганын билгеләп үтте.

– Һәрбер милләтне шәхесләр билгели. Халкыбызның сөекле кызы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова аның ачык мисалы булып тора, – диде Данис Шакиров.

Мәгубә Сыртланова 1942 елда Бөек Ватан сугышында катнаша. Төньяк Кавказ оборонасын, Тамань ярыутравында “Зәңгәр линия”не өзүдә, Берлинга һөҗүм операцияләрендә катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Ленин, Кызыл Байрак, II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл йолдыз орденнары, “Кавказ оборонасы өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

1972 елда Казанның бер урамына Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова исеме бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*