tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Ислам Бакчалары. Гасырлар аша иман нуры” күргәзмәсе ачылды
Мәскәүдә “Ислам Бакчалары. Гасырлар аша иман нуры” күргәзмәсе ачылды

Мәскәүдә “Ислам Бакчалары. Гасырлар аша иман нуры” күргәзмәсе ачылды

Бүген Россиянең хәзерге заман тарихы үзәк дәүләт музеенда “Ислам Бакчалары. Гасырлар аша иман нуры” күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган һәм рәсем сәнгате әсәрләре аша Россия мөселманнары тарихының төп вакыйгаларын һәм шәхесләрен ачуга юнәлдерелгән.

Экспозициядә «Россия дәүләте Мөфтиләре: империядән-федерациягә», «Мәскәү җәмигъ мәчете имамнары» портретлары һәм «Мәдинә» нәшрият йортының шәхси коллекциясеннән Илдар Акжигитов, Рөстәм Хуҗин, Ләйлә Хәсьянованың сәнгать әсәрләре тәкъдим ителгән.

“Ислам бакчалары. Гасырлар аша иман нуры ” күргәзмәсе Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм “Мәдинә” нәшрият йорты ярдәме белән оештырыла. Ул 2023 елның 15 январенә кадәр эшлиячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*