tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар батыры – Туганбатыр образын тәкъдим иттеләр
Казанда татар батыры – Туганбатыр образын тәкъдим иттеләр

Казанда татар батыры – Туганбатыр образын тәкъдим иттеләр

Бүген, Сафәр айның 13 көнендә (20 сентябрьдә), Казанда татар каһарманы образын тәкъдим ителде. Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Bulatov Group компаниясен гамәлгә куючыларның берсе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы җитәкчеләренең берсе, ТР грэпплинг федерациясе президенты Радик Абдрахманов катнашты. Очрашу җитәкчеләрнең үзара татар батыры образын булдыру һәм популярлаштыру буенча уртак хезмәттәшлек алып бару турындагы килешү кысаларында узды.

Образны, аның бренд китабын, алга таба иҗатта гәүдәләндерү өчен техник бурычларны эшләүгә брендинг, коммуникацияләр һәм социаль проектлау буенча IMcompany агентлыгының белгечләре җәлеп ителгән. Бүген алар татар мәкальләре, әкиятләре һәм бәетләре буенча үткәрелгән контент-анализ нәтиҗәләре буенча татар батыры образы концепциясен тәкъдим иттеләр. Концепция татар халык иҗаты мотивларына нигезләнеп булдырылган, җыелма образ кыю, батыр, көчле, зирәк, ышанычлы, яңа белем һәм һөнәрләрне үзләштерүгә омтылучы татар ир-егете итеп формалаштырыган. Тән гайрәтенә ия булса да, татар батырының көче барыннан да элек аның акыл зиһенендә чагыла – зирәклеге ярдәмендә ул үз дошманнарын җиңә һәм аларны көлкегә калдыра. Татар каһарманының җыелма образына Туганбатыр исеме бирелә, чөнки  әкиятләрдә батыр, кагыйдә буларак, үз әти-әниләре өчен көтеп алынган ир-бала була. Шуннан чыгып, аның тагын бер сыйфаты ачыла: Туганбатыр — гаилә традицияләрен саклаучы, татар кыйммәтләрен буыннан буынга тапшыручы, үз Ватанын яклап чыгарга әзер булган каһарман. Образны барлыкка китерүчеләр фикеренчә, татар батыры образының төп өндәмәсе дә шуннан гыйбарәт: ул туган нигездән чыгып китеп күпмилләтле шартларга чумган яшь татар буынын милли асылга һәм башлангычка кайтарырга тиеш.

Очрашуда, образ концепциясеннән тыш, җитәкчеләргә аны гәүдәләндерү юллары да тәкъдим ителде: ул яңа сюжетларда, компьютер уеннарында, комиксларда, мобиль квестларда, мультфильмнарда чагылыш табар, дип ниятләнә. Шуларның берсе булып “Туган Батыр риваятьләре” дип аталган әкиятләр китабын бастырып чыгару тора. Әлеге басма җәмгыятьтә гасырлар буенча татар халкында һәм гомумроссия җәмгыятендә формалашкан әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга һәм аларны үсеп килүче буында тәрбияләргә мөмкинлек бирер дип көтелә. Басма җәмгыятьтә ныгытырга һәм үсеп килүче буында татар халкының мәдәниятендә һәм Гомумроссия киңлегендә гасырлар дәвамында формалашкан әхлакый кыйммәтләрне тәрбияләр, дип көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*