tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Татар халык декоратив сәнгате» дигән китап тәкъдим итәчәкләр
Казанда «Татар халык декоратив сәнгате» дигән китап тәкъдим итәчәкләр

Казанда «Татар халык декоратив сәнгате» дигән китап тәкъдим итәчәкләр

Татар сәнгать белеменә нигез салучы, Идел буенда беренче сәнгать белеме докторы Фуад Вәлиевның 100 еллыгы уңаеннан 21 май көнне «Хәзинә» галереясында «Мирас һәм заман» дип аталган күргәзмәдә галимнең «Татар халык декоратив сәнгате» дигән китабын тәкъдим итәчәкләр.

«Бу — әтинең сигезенче китабы. Исән чагында дүрт китабы чыкты, бакыйлыкка күчкәч, тагын дүртесе дөнья күрде. Бу китап тулысынча аның докторлык диссертациясе буенча язылган. Әти дистәләрчә еллар буе экспедицияләргә йөргән. Монда барысы да урын алган», — диде сәнгать фәннәре докторы, Мәрҗани исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре, Фуад Вәлиевның кызы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова.

Киләчәктә галимнең башка эшләрен дә бастырырга ниятлиләр.

«Китаплар әти калдырган мирас — язмалар буенча чыгарыла. Аның докторлык диссертациясен бастыру минем бер бурычым кебек иде. Әтинең балалар өчен язылган татар гамәли көнкүреш сәнгате турында язмалары бар әле. Аны да көчем җитсә, чыгарырга ниятлим. Архивлары бик күп әле», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

20 һәм 21 майда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Фуад Вәлиевның 100 еллыгы уңаеннан «Мирас һәм заман: сәнгатьтә һәм архитектурада традицияләрне өйрәнү, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру проблемалары» дигән Халыкара фәнни конференция үтәчәк.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*