tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар сугышчысы Гази Заһитов образындагы һәйкәл ачылачак
Казанда татар сугышчысы Гази Заһитов образындагы һәйкәл ачылачак

Казанда татар сугышчысы Гази Заһитов образындагы һәйкәл ачылачак

Җиңү парады күчерелүгә карамастан, бәйрәм кәефе булдыру мөһим. Бу хакта Казан мэриясендә киңәшмәдә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров сөйләде.

«Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек күптән башланды, ләкин быел чаралар яңа форматта узачак. Ветераннарның өйләренә бүләкләр китереләчәк, туганнары район администрацияләренә чакырылачак», — диде ул.

Ул бүген Казанда 9 мең 164 ветеран, тыл хезмәтчәне яшәгәнен әйтте. Апрель дәвамында аларның РФ, ТР Президентларыннан акча алганнарын билгеләп узды. Рөстәм Гафаров сүзләренчә, сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә барлыгы 8 мең 655 юбилей медале тапшырылачак. Шулай ук, азык-төлек комплектлары, сугыш еллары җырлары белән диск әзерләнгән.

Ветераннарның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, бүген табиб тикшерүләре төгәлләнгән. «Тарихи хәтер зур әһәмияткә ия. Район администрацияләре төзекләндерү, ямьләндерү эшләре башкарган. Бюстлар стеллалар, реставрацияләнә», — диде Рөстәм Гафаров.

Ул 9 Майда Җиңү паркында совет сугышчысына һәйкәл ачылачагын, аның Рейхстаг бинасы өстенә Кызыл байракны элгән татар сугышчысы Гази Заһитов образында булачагын искәртте. Рөстәм Гафаров әйтүенчә, яңа һәйкәл ачылышы тантанасын телевидениедә һәм соцчелтәрләрдә күреп булачак.

«Үлемсез полк» акциясе онлайн чыгачак. Җиңү парады соңгырак срокка күчерелә. Җиңүнең 75 еллыгына концертны телевидение күрсәтәчәк. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин ветераннарга бүләкләр тапшырылу, игътибар, кайгыртучанлык, чаралар үткәрелү район хакимияте башлыкларының шәхси җаваплылыгында булганын ассызыклады. Онлайн узачак концерт, чараларны өлкәннәргә күрсәтү үтенече белән яшьләргә мөрәҗәгать итте.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*