tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак
Казанда Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак

Казанда Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак

2 нче февральдән 5 нче февральгә кадәр Казанда Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак. Анда Россиянең 21 төбәгеннән 8-11 сыйныф укучылары катнаша.

3-4 нче февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада һәм «Сәнгать сүзе»нең икенче туры узачак, соңгысы Муса Җәлилгә «Моабит дәфтәрләре» өчен Ленин премиясе бирелүнең 65 еллыгына багышлана.

Олимпиадада катнашучылар өчен Казанның истәлекле урыннарын карау, әйдәп баручы татар театрлары спектакльләрен тамаша кылу, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре белән очрашу кебек мәдәни-экскурсия программасы әзерләнгән, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

4 нче февральдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында олимпиаданың ябылу тантанасы була.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*