tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчеттә балалар бәйрәме
Мәчеттә балалар бәйрәме

Мәчеттә балалар бәйрәме

Түбән Новгород өлкәсендәге Камканың Яңа авыл мәчете каршында җәй айларында эшләүче ислам мәктәбенә йөрүчеләр арасында балалар күп, шул исәптән шәһәрдән ялга кайтканнары да. Һәм шуны истә тотып, Яңа ел каникуллары вакытында мәчет бинасында бала-чага өчен атналык дини курслар оештырылды, аннары матур чара үтте. Аны Равил хәзрәт Какушкин алып барды.

Чара кысаларында викториналар, конкурслар, уеннар уздырылды, төрле темалар күтәрелде. Шулай ук Коръән уку һәм азан әйтүдә дә ярышты авыл һәм Мәскәү бала­лары.

Ә җомга намазын укыганнан соң, бергәләп чәй табыны артында пылау белән сыйландылар, җылы аралаштылар һәм һәрбересе бүләккә ия булды.

Шәхсән минем Мәскәүдә яшәүче төрле яшьтәге өч оны­гым җәйге ислам мәктәбенә бик теләп йөриләр һәм бу бәйрәмдә дә актив катнаштылар.

10 класста укучы Рөстәмем тәһарәт алу кагыйдәләре белән таныштырды, 4 класс укучысы Ильясым азан әйтте, Коръән укыды, 1 класста укучы Ясминәм гимна­стика белән шөгыльләнә һәм ул кайбер күнекмәләрен күрсәтте.

Дин бит начарлыкка өйрәтми, дөрес тәрбия бирергә генә ярдәм итә һәм оныкларыма дөньяви белән бергә дини тәрбия бирелүгә бик шатмын. Ә бу бәйрәмне оеш­тыруда һәм уздыруда ярдәм иткән спонсорларга, Равил хәзрәтнең үзенә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Гөлнур МАНГУШЕВА.

Камка.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*