tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Татаркино» юбилее уңаеннан татар фильмнары күрсәтеләчәк
Казанда «Татаркино» юбилее уңаеннан татар фильмнары күрсәтеләчәк

Казанда «Татаркино» юбилее уңаеннан татар фильмнары күрсәтеләчәк

Казанда «Татаркино»ның 95 еллык юбилее уңаеннан татар фильмнарының ретроспективасы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук ике күргәзмә дә ачылачак. Бу хакта юбилейга багышланган матбугат конференциясендә «Татаркино»ның җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Зөфәр Дәүләтшин хәбәр итте.

«Безнең төп вакыйга – 95 еллыгыбыз. 17 декабрь юбилей тантанасы узачак. Биредә нәтиҗәләр ясалачак, бүләкләү һәм концерт программасы көтелә», – диде Дәүләтшин.

Юбилей кичәсендә кино өлкәсендә эшләгән ветераннар, Мәскәүдән һәм Россиянең башка төбәкләреннән «Татаркино» иҗат коллективлары һәм партнерлары катнашачак. Шулай ук чарага Татарстан кино оешмалары хезмәткәрләрен, сәнгать коллективларын һәм партнерларын чакырачаклар.

22 декабрьдә «Мир» кинотеатрында юбилейны бәйрәм итү кысаларында Татарстан фильмнарының ретроспективасы тәкъдим ителәчәк.

Алинә Айдарова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*