Режиссер Тимур Бекмамбетовның «Хуҗа Насретдин» спектакле Казанда бары ике тапкыр гына күрсәтелә.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, спектакль 6 июньдә 16.00 һәм 20.00 сәгатьләрдә Камал театрының Кече залында була.
«Хуҗа Насретдин» әлеге җанрда һәм Милләтләр театрында дебют спектакль. Пьесаның авторлары — Илгиз Зәйниев һәм Тимур Бекмамбетов.
Тамашачылар Евгений Миронов, Константин Хабенский, Виктор Вержбицкий, Игорь Золотовицкий, Чулпан Хаматова, Елизавета Боярская һәм Инга Оболдина тавышы белән сөйләшүче курчакларны күрәчәк.
Спектакльнең төп герое — Көнчыгыш фольклор персонажы Хуҗа Насретдин — Бикмамбетовның кечкенәдән яраткан әкияти хәйлә остасы, диелә хәбәрдә.