tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең проектын эшләү буенча бәйгедә катнашучылар өчен семинар узды
Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең проектын эшләү буенча бәйгедә катнашучылар өчен семинар узды

Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең проектын эшләү буенча бәйгедә катнашучылар өчен семинар узды

15нче июньдә, Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең эскиз проектын эшләү буенча Халыкара бәйгедә катнашучылар өчен икенче семинар узды. Zoom форматында узган конференция барышында командалар проектларны әзерләү мәсьәләләре буенча конкурсны оештыру комитеты белгечләреннән киңәшләр алды. Конкурс 1нче апрель көнне “Игелек – Доброта” җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү республика фонды тарафыннан игълан ителгән иде. Бүгенге утырышта Нәзарәттән экспертлар сыйфатында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм башкалар катнашты.

Казан экспертлары Татарстанда мәчетләр төзү һәм аларны бизәү традицияләренә кагылышлы төрле темалар буенча чыгышлар ясады. Мисал өчен, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин конкурсантларны революциягә кадәр һәм бүгенге заманда төзелгән татар мәчетләренең көнкүреш шартлары, аларны эксплуатацияләү үзенчәлекләре белән таныштырды.

Казанның сакланып калган борынгы мәчетләре тарихы турында Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты директоры Радик Салихов, татар мәчетләрен бизәүдә архитектур-декоратив үзенчәлекләр турында профессор, сәнгать фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова, мөселман эпиграфикасы турында – тарих фәннәре докторы, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе Беруни ис. Көнчыгышны өйрәнү институтының исламоведение бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Бахтиер Бабаджанов сөйләде.

Моннан тыш, бүген конкурсны оештыру комитеты тарафыннан катнашучыларның мәгълүмати яктан тәэмин ителеше, аларның хәбәрдар булуы һәм мәчет эскизларын киләчәктә проектлау өчен кирәкле материалларга ия булуларының мөһимлеге ассызыкланды.

Казан Җәмигъ мәчете эскиз проектын эшләүгә халыкара конкурста җиңүче 2022 елның 8 июлендә, бөтен дөнья мөселманнарының изге бәйрәме – Корбан бәйрәме алдыннан, игълан ителәчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*