tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар телендә сөйләшү клубының икенче очрашуы узачак
Казанда татар телендә сөйләшү клубының икенче очрашуы узачак

Казанда татар телендә сөйләшү клубының икенче очрашуы узачак

Кабан күле яр буенда Казанда татар телендә сөйләшү клубының очрашулары дәвам итә. 16 июньдә узачак икенче чарада кан донорлыгының мөһимлеге турында сөйләшәчәкләр.

Клубта донорлык турында «Росплазма» Казан филиалының медицина технологы Сирень Гайсина белән сөйләшү булачак.

Очрашуга, татар телен нинди дәрәҗәдә белүләренә карамастан, барлык теләүчеләр дә килә ала, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә. Клубтагы дәресләр казанлыларга һәм шәһәр кунакларына тел киртәләрен җиңәргә, яңа сүзләр өйрәнергә, алган күнекмәләрне кулланырга һәм тел мохитенә чумарга ярдәм итәчәк.

Дәрес 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, алдан теркәлергә кирәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*