tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Туган тел көне уңаеннан тантаналы чаралар уза
Казанда Туган тел көне уңаеннан тантаналы чаралар уза

Казанда Туган тел көне уңаеннан тантаналы чаралар уза

Казанда 26 апрель көнне Туган тел көнен һәм Г.Тукайның тууына 136 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкләр.

9:00 – Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә номинантлар катнашында Г.Тукай һәйкәленә (Г.Тукай скверы) чәчәкләр салу.

11:00 – республиканың М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында әйдәп баручы артистлар һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында бәйрәм концерты узачак. Концерт башында Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.

13:00 сәгатьтә Театральная урамында М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры янында Г.Тукай һәйкәле янәшәсендә ел саен үткәрелә торган шигърият бәйрәме узачак. 16: 00 Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театры каршындагы мәйданда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә йомгак ясау һәм гала-концерт узачак.

tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*