tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илфар хәзрәт Хәсәнов: “Республикакүләм ифтар Татарстан мөселманнарын берләштерә”
Илфар хәзрәт Хәсәнов: “Республикакүләм ифтар Татарстан мөселманнарын берләштерә”

Илфар хәзрәт Хәсәнов: “Республикакүләм ифтар Татарстан мөселманнарын берләштерә”

22нче апрельдә, “Ак барс Арена” стадионында 10 Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуы үтте. Журналистлар белән очрашуда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, “Ак барс Арена” стадионы генераль директоры Радик Миңнеәхмәтов, “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев катнашты.

– Республикакүләм ифтарны мөселман кардәшләребез сагынып көтеп ала. Мондый зур мәҗлес кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыта, бердәмлегебез арта, ифтарга җыелып таныш-белешләр бер-берсе белән күрешә, бер-берсен белмәүчеләр үзара аралаша. Бары Республикакүләм ифтар гына безгә 10 мең кешелек җәмәгать белән бергәләп намаз уку мөмкинлеген бирә. Мөселманнар әлеге чарага җаннарына рухи азык алу өчен килә, – дип билгеләп үтте Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов. Ул шулай ук Рамазан аеның соңгы ун көненә кергәнне искә төшерде һәм аның фазыйләтләре хакында сөйләде.

Быел Республикакүләм ифтар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы исеме астында узачак һәм ул республикабызның бөтен почмакларыннан да 10 мең кешене кабул итәчәк . Узган елдагы кебек үк, төп авыз ачуны үткәрү урыны итеп “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге сайлап алынган. Ифтарда халыкның төрле катлам вәкилләре катнашачак: гади мөселманнар, мохтаҗлар һәм азкеремлеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, чит төбәкләрдән кунаклар, рәсми затлар.

Башка еллардан аермалы буларак, быел Республикакүләм ифтарга чакыру билетлары бары электрон форматта гына булачак. Аларны мөхтәсибәтләрдән, Казан мәчетләреннән һәм Татарстан мөфтиятеннән алырга мөмкин. Ифтарга билетны кесә телефоныннан күрсәтеп яки кәгазь форматта мөстәкыйль рәвештә бастырып килергә дә була.

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 500 волонтер җәлеп итү күздә тотыла. Алар массакүләм ифтарга әзерлек эшенә 2-3 көн алдан керешәчәк, җимешләр юачак, өстәлләргә эскәтерләр җәячәк. 30 апрельдә исә алар, ягъни ифтар узган көнне, “Казан Экспо”да иртәнге 9.00дан төнге 23.00-га кадәр түләүсез хезмәт куячак. Ихтыярчылар өстәлгә ризык һәм суларны тезү, ифтарга килүчеләргә су өләшү, стюардлар сыйфатында аэроэкспресстан кунакларны каршы алу, аларны намаз уку һәм авыз ачу урынына озату, ифтар тәмам булгач өстәлләрне җыю өчен җаваплы булачак. Республикакүләм ифтарда волонтер булып катнашу өчен https://t.me/muslimmol адресы буенча телеграм-каналда теркәлергә яки +7(843) 237-86-18 телефонына шалтыратырга кирәк. Волонтерларны теркәү дәвам итә.

10 000 мөселман кардәшебезгә авыз ачу өчен меню әзерләнде. Төп сый-нигъмәт – пылау. Өстәлләрдә шулай ук хөрмә, өрек, черри помидоры, маринадлаган корнишоннар һәм җиләк-җимеш, су, сок, өчпочмаклар, бөккән, чәк-чәк, кәнфитләр, печенье булачак. Ифтарга азык әзерләү өчен 2 тонна сыер ите, 1 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, 1 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг чәк-чәк, 600 кг печенье һ.б. сатып алынды.

Республикакүләм ифтарны оештыручылар кунаклар өчен кызыклы мәдәни программа әзерләде. Ул 17.00дән алып 19.00-га кадәр барачак. Катнашучылар алдында нәшидләр һәм мөнәҗәтләр башкарылачак, танылган дин әһелләре Рамазан аеның фазыйләтләре турында эчтәлекле вәгазьләр сөйләячәк, бар республикабыздан җыелган дин кардәшләребезне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк. Моннан тыш, “Казан Экспо”ның галерея өлешендә хәләл-маркет эшләячәк, “Modest Fashion Show” хатын-кыз мөселман киемнәре модасы күрсәтеләчәк. Хәләл-маркетта Татарстанның 15 җитештерүчесе үзенең хәләл продукциясен тәкъдим итәчәк: чәй, үзенчәлекле чәк-чәк, яулыклар, башмаклар, читекләр, кул эшләре әйберләре, ислемайлар, балалар өчен китаплар, Ураза бәйрәменә бүләкләр һ.б. сатып алырга мөмкин. Моннан тыш, ярминкәдә Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты үзенең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк, ә республиканың 8 мәдрәсәсе дини гыйлем алу мөмкинлекләре белән таныштырачак.

Бөтен республикадан җыелган 10 мең мөселман мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп җәмәгать белән ахшам намазын укыячак. Соңыннан оештыручылар аларны “Казан Экспо”ның башка павильонында табыннар янына көтәчәк.

Үткән елдагы кебек үк, массакүләм авыз ачу мәҗлесен оештырганда һәм үткәргәндә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу чараларына зур игътибар биреләчәк. “Казан Экспо” комплексында барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәк, барлык кунакларның шәхси саклану чаралары – маскалардан булуы, санитайзерлардан файдаланулары сорала.

Казан мөселманнары ифтар мәҗлесенә шәһәр яны поездлары белән килә алачак:

Поездлар ике маршрут буенча хәрәкәт итәчәк:

• Беренче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 30 апрель көнне 16:45 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 21:15 сәгатьтә кузгала.

• Икенче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 30 апрель көнне 17:40 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 23:00 сәгатьтә кузгала.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*