tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда унөченче тапкыр TATAR DOZOR квест-уены оештырыла
Казанда унөченче тапкыр TATAR DOZOR квест-уены оештырыла

Казанда унөченче тапкыр TATAR DOZOR квест-уены оештырыла

2021нче елның 17 апрелендә Казанда унөченче тапкыр TATAR DOZOR квест-уены оештырыла.

Уенда гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары катнашачак.

Уен шартлы рәвештә 3 өлештән торачак. Беренчесе – иҗади бирем, икенчесе – нокталар буенча йөреп, сорауларга җавап бирү, өченче өлеш – оешмаларны икетеллелеккә тикшерү. Биремнәр Казан шәһәрен яңа яктан ачачак, атаклы шәхесләр белән бәйле урыннарны күрсәтәчәк. Квест-уенны оештыруда ТР Милли китапханәсе, Татар китабы йорты, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры да катнаша.

Уен нәтиҗәләре буенча җиңүче төркемнәр билгеләнәчәк. Барлык төркемнәр дипломнар, ә кураторлар – рәхмәт хатларын алачак. Җиңүче төркемнәр истәлекле бүләкләр белән 26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә бүләкләнәчәк.

Оештыручы: Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Башлану вакыты һәм урыны: 17 апрель, 11.00, Бауман урамындагы сәгать янында.

Барлык сораулар буенча:

+7 (939) 339 64 42 (Ләйсән), [email protected], 236-49-66.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*