2019 елның 14-16 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак.