tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда XI Республикакүләм ифтар узды
Казанда XI Республикакүләм ифтар узды

Казанда XI Республикакүләм ифтар узды

Рамазан аеның 25нче көнендә (15нче апрельнең кичендә) Казанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында XI Республикакүләм ифтар үтте. Бу юлы Татарстандагы иң зур авыз ачу мәҗлесе Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә – гыйбадәт кылуда аеруча зур тырышлык күрсәтү вакытына туры килүе белән үзенчәлекле булды.

Республикакүләм ифтарны Татарстан мөфтияте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында оештырды. Анда республиканың төрле почмакларыннан 10,5 мең кеше җыелды. Алар арасында: мохтаҗлар һәм азкеремлеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, эшмәкәрләр, төрле төбәкләрдән килгән кунаклар һәм рәсми затлар бар иде. Ифтарга Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондыннан 200 мохтаҗ да да килде.

Казанлылар өчен “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә барып кайту шәһәр яны поездлары белән махсус бушлай рейс ярдәмендә тормышка ашырылды.

Традицион рәвештә авыз ачу мәҗлесенә килүчеләрнең сөенечен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүлеште. Мәҗлесне хөрмәтләп дипломатлар да килде – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Илчелегенең Россиядәге беренче сәркатибе, сәяси бүлек башлыгы Мөхәммәд Рәшид Әлмансури, Россиядә Катар илчесе урынбасары Абдулла Юсеф Әл Сааи, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмәт Эрикан, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Мосуд Моллаи, Төрекмәнстанның Казандагы генераль консулы Гунч Гәрәев, Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Исхаков, Үзбәкстан Республикасының Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев.

Ифтар башланыр алдыннан катнашучылар өчен мөселман товарлары тупланган хәләл-маркет әзерләнде. Ярминкәдән халык чәй, яулыклар, кул эшләре, ислемайлар, балалар китабы, Ураза бәйрәменә бүләкләр һ.б. алды. Иң популяр сәүдә нокталарының берсе “Хозур” нәшрият йортының “кибете” булды, биредә иң яратып укыла торган һәм яңа китаплар тәкъдим ителде. Моннан тыш, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында ифтарда катнашучылар өчен татар-мөселман традицияләрен чагылдырган 3D-графикада видео-программа тәкъдим ителде.

Ахшам намазына кадәр бер сәгать кала кунаклар намаз уку павильонына җыелды һәм биредә мәҗлес башланып китте. Тантаналы рәвештә аны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов ачып җибәрде. Аннары сәхнә әсәре – ТР халык артисты, Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» моноспектакле күрсәтелде. Спектакль XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәгән һәм Буа шәһәрендә имам булып эшләгән күренекле татар дин галиме Нургали хәзрәт Хәсәновның биографиясенә нигезләнеп әзерләнгән.

Ахшам вакыты кергәч, азан әйтелде һәм мөселманнар су белән авыз ачты – ул “Казан Экспо”га кергәндә шешәләрдә таратылды. Аннары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә мөселманнар ахшам намазын укыды һәм ифтар кылу залына күчте.

Мәҗлес волонтерлар әзерләп куйган өстәлләр урнашкан павильонда үтте. Бер бүлмәдән икенчесенә күчү юлы ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым бүленгән иде. Аларны павильонда волонтер-стюардлар каршы алды һәм катнашучыларның урыннарга утыруын көйләде. Төп сый-нигъмәт – пылаудан гыйбарәт булды. Шулай ук бамбуктан ясалган эко-савытта һәр кунак өчен әзерләнгән кипкән җиләк-җимеш, яшелчәләр, су, соклар, лимонад, өчпочмаклар, бөккән, чәк-чәк, печенье бар иде. Республикакүләм ифтарга ризыклар әзерләү өчен 2 тонна сыер ите, 1шәр тонна дөге һәм яшелчәләр, 11 мең данә өчпочмак, бөккән һәм чәк-чәк, 800 кг кипкән җиләк-җимеш, 500шәр кг печенье һәм кәнфит, 2000шәр литр минераль су һәм сок сатып алынды.

Ифтардан соң журналистлар белән чараны оештыручылар: Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Ак Барс Арена” стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов очрашты. Алар XI Республикакүләм ифтарның нәтиҗәләре турында фикерләре белән бүлештеләр һәм сорауларга җавап бирделәр.

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм өстәлләрне җыештыруда ярдәм итү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 600 волонтер хезмәт күрсәтте. Алар өстәлгә ризык һәм суларны тезү, ифтарга килүчеләргә су өләшү, стюардлар сыйфатында аэроэкспресстан кунакларны каршы алу, аларны намаз уку һәм авыз ачу урынына озату, ифтар тәмам булгач өстәлләрне җыю өчен җаваплы булды. Ифтарга кадәр алар белән Татарстан мөфтие очрашып нәсыйхәтләрен бирде. Ул аларга куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, волонтерларның әлеге чарада зур эш башкаруларын һәм моның өчен бирелә торган саваплар турында сөйләп үтте.

Чыганак: dumrt.ru 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*