tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда яшь мөслимә киленнәр өчен курслар башланды
Казанда яшь мөслимә киленнәр өчен курслар башланды

Казанда яшь мөслимә киленнәр өчен курслар башланды

Казанда Диния нәзарәтенең мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган проектларның берсе – “Яшь килен” курслары үз эшен башлап җибәрде. Очрашулар бу юлы инде гадәти форматта уза. Тугызынчы тапкыр тормышка ашырыла торган проектта башкалада гомер итүче 43 мөслимә катнаша. Алар өчен Казанның матур урыннарында 8 җанлы очрашу оештыру көтелә.

Киленнәр мәктәбе Аллаһы Тәгалә кануннары буенча бәхетле гаилә корырга һәм гаилә учагын саклап калырга теләүчеләр – 17 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, яшәрелгән мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән.

Мөслимәләрне биредә академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһәр, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, яшь гаиләдә проблемалар, балалар тәрбияләү, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә. Кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

Мәгълүмат нәтиҗәлерәк һәм җиңелрәк үзләштерелсен өчен, оештыручылар алдан видеолар һәм текстлар әзерләп куйды. Белемнәрне тикшерү өчен, һәр дәрестә тест узарга кирәк булачак. Телеграм-каналга дәресләр атна саен куела. Мөслимәләр шулай ук эмоциональ интеллект һәм көнкүрешне сөннәткә нигезләнеп алып бару буенча марафоннарда катнашачак.

Курслар тәмамланса да, чатка һәм каналга кереп белем алу мөмкинлеге кала.

“Яшь килен” проектының чираттагы очрашуы 17 октябрьдә уза.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*