tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга Себердән “Сандугач”лар килеп җитте
Казанга Себердән “Сандугач”лар килеп җитте

Казанга Себердән “Сандугач”лар килеп җитте

Һич көтмәгәндә бураннарга коенып Ялуторовск шәһәреннән бер төркем милләттәшләребез Казанга сәяхәткә килде.

“Без, татарларыбызның кайнап торган изге җиргә аяк бастык. Бу хәл, безнең күңеләребезне айкап, чайкап йөрәкләребезгә көч бирә. Кем уйлаган гади себер татар әбиләре Казан урамнарында йөрерләр дип”, – дип үзенең фикерен белдерде Зөһрә ханым. – Барлык хыялым “Сандугач”ларга Казанны күрсәтү иде. Ниһәять теләгебез тормышка ашты”.

“Сандугач” татар халык җыр ансамбле 25 ел буе Төмән өлкәсенең Ялуторовск шәһәрендә эшләп килә.  Өлкәдәге бернинди милли чара да аларның катнашыннан башка уздырылмый. “Уйнагыз, гармуннар”, “Дуслык күпере”, “Искер җыен”, “Түгәрәк уен”, “Көзге Иртыш моңнары” (Казахстан) һ.б. 25 ел буе тупланган репертуарда җирле себер татарларының халык җырлары, мөнәҗәтләр, бәетләр, авторлык һәм татар композиторлары җырлары.  Ансамбльнең музыканты Надежда Ивановна Мальцева. Рус милләтеннән булган бу ханымның күзләре яхшылап күрми. Әмма шуңа да карамастан ул профессиональ баянчы һәм 23 ел буе ансамбль белән бергә татар милләтенә хезмәт итә. Ансамбльнең җитәкчесе Зөһрә ханым Кожевниква.

Кунаклар Казан буенча сәяхәт итте. Казан Кремлендә булып, Кол Шәриф мәчетендә догаларын укып, татар мәркәзенең тарихи һәм истәлекле урыннары белән танышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*