tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Авиатөзелеш районында яңа мәчет – «Рәхмәтулла» мәчетен ачу тантанасы узды
Казанның Авиатөзелеш районында яңа мәчет – «Рәхмәтулла» мәчетен ачу тантанасы узды

Казанның Авиатөзелеш районында яңа мәчет – «Рәхмәтулла» мәчетен ачу тантанасы узды

Казанның Авиатөзелеш районында яңа мәчет – «Рәхмәтулла» мәчетен ачу тантанасы узды. Симонов урамында урнашкан бина ике ел эчендә төзелгән. Киләчәктә биредә балалар мәйданчыгы ачылачак, Ислам нигезләрен өйрәтү буенча мәчет курслары оештыру көтелә.

Бәйрәмдә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиhаншин район җитәкчелеге катнашты.

Чара Коръән уку белән башланып китте, аннан соң Илфар хәзрәт республика мөфтие Камил Сәмигуллинның сәламләвен укыды, «Рәхмәтулла» мәчетен торгызуда катнашкан һәркемгә бүләкләр тапшырды.

Марс Тукаев чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм котлау сүзләрен җиткерде. Шулай ук биредә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*