tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның «Манеж» күргәзмәләр залында «Тормыш көзгесе» күргәзмәсе ачылды
Казанның «Манеж» күргәзмәләр залында «Тормыш көзгесе» күргәзмәсе ачылды

Казанның «Манеж» күргәзмәләр залында «Тормыш көзгесе» күргәзмәсе ачылды

Кичә, 12нче февральдә, Казанның «Манеж» күргәзмәләр залында «Тормыш көзгесе» күргәзмәсе ачылды.

Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Санкт-Петербургтан килгән ике рәссам – скульптор Винера Абдуллина һәм рәссам Илдус Вахитов иҗаты белән таныша ала.

Осталар төрле сәнгать төрләрендә эшли һәм бер-берсеннән аермалы сәнгать чаралар куллана, әмма аларның иҗатын татар халкының тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт берләштерә.

Экспозициядә Винера Абдуллинаның 30 скульптурасы тәкъдим ителә. Илдус Вахитовның 68 рәсем сәнгате эшен күрергә мөмкин.

Күргәзмәнең рәсми ачылуы тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров катнашты. Ул сәнгать әһелләренә рәхмәтләр җиткерде һәм иҗади уңышлар теләп калды.

Экспозицияне 14нче мартка кадәр карарга мөмкин.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*