tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тәртип» радиосы «Китап киштәсе» тапшыруын башлап җибәрде
«Тәртип» радиосы «Китап киштәсе» тапшыруын башлап җибәрде

«Тәртип» радиосы «Китап киштәсе» тапшыруын башлап җибәрде

«Тәртип» радиосы эфирында Татарстан китап нәшрияты белән берлектә әзерләнүче «Китап киштәсе» дип аталган яңа тапшыру чыга башлады.

«Һәрбер программа тулаем бер китапка багышлана. Тыңлаучылар әлеге китап авторы турында белешмә ала, басмада урын алган әсәрдән өзекләр ишетә, бизәлешен күзалларлык мәгълүмат та ишетә ала», — дип сөйләде «Тәртип» радиосының PR белгече Айсылу Лерон.

Яңа тапшыруны Татарстан республикасының атказанган матбугат хезмәткәре, Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева алып бара.

«Китап киштәсе» тапшыруы эфирга һәр пәнҗешәмбе 14:30 сәгатьтә чыга.

Гадел Әхмәтҗанов
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*