tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кече Кибәчедә чишмә ачу тантанасы булды
Кече Кибәчедә чишмә ачу тантанасы булды

Кече Кибәчедә чишмә ачу тантанасы булды

Бүген Кече Кибәчедә  Гарәфетдин  исемен  йөртүче чишмә ачу тантанасы булды. Чара  чын  мәгънәсендә бәйрәм  төсен  алды. Авыл  уртасындагы   күпер  янына яше-карты, олысы-кечесе җыелды. Кунаклар  да байтак  иде. Өлкәннәр яңа  пешкән коймак белән  кайнар  чәй эчте. Балалар  өстәл тулы тәм-том  белән  сыйланды. Кече Кибәчеләрнең шатлыгын  уртаклашырга район башлыгы  Рәис Миңнеханов  та   килде.

Чишмәгә ни өчен Гарәфетдин  исеме бирелүе серен бәйрәмне алып  баручылар ачты. “Без бүген  авылыбыз тарихында  урын   алачак  чишмә  янында басып торабыз.  Бу  чишмә  күп  еллар  авылны мул  суы белән сөендереп торган. Ләкин тора-бара бу  урыннарны   ләм  һәм  агач басып  киткән. Әкренләп  өйләргә   су  кертелгән һәм чишмәләргә  сукмаклар өзелгән.  Авыл  халкы дини бәйрәмнәрдә алына торган таң  суына   күрше Ташлыяр һәм Олы  Кибәче   авылларына   йөргән. Бу хәлгә  Кече  Кибәчедә туып-үскән  Гарәфетдин Гарипов  бик  борчылган.  Исән  чагында  авылның  үз  чишмәсен булдыру теләге белән янып  янып  йөргән. Бу хакта чишмәләр телен  аңлаучы дусты Рифкать  Шәфыйков белән  дә киңәшләшкән. Тик изге  хыялын тормышка  ашыра  алмый  калган.  Гарәфетдин  абыйның васыятен  улы  Марат Гарипов  үтәде.  Авыл  халкы, бертуганнар   ярдәме белән  Кече Кибәче халкы янәдән  чишмәле  булды”,– дип  сөйләделәр  алар.

Авыл җирлеге башлыгы  Айрат Сафин үзенең  чыгышында  әйткәнчә, күпердән  250 метр  өстәрәк, тирән  елга  эченнән  агып  чыккан  суны йортларга  якынайту турында  узган  елда  уйлана башлыйлар. Шактый мәшәкатьле  килеп  чыгачагы  ачыклана. Ләкин барлык авырлыклар  артта  кала һәм җир астыннан  чыккан  су шланглар  ярдәмендә чишмәгә үз  агымы белән  килә торган итеп көйләнә. Айрат Сафин шушы  эше башкарып  чыгучыларга рәхмәт  белдерде.  Авыл  халкы исеменнән Марат Гариповка истәлек итеп бүләк тә  тапшырды. Ул  арада  Илфат Фатыйхов чишмә  манарасына  ярымайны  беркетеп   куйды.  Өйчектә  “Гарәфетдин  чишмәсе” дигән  язу да барлыкка  килде. Марат Гарипов киләсе җәйдә чишмә буен  төзекләндерү эшенең  дәвам итәчәгенә ышандырды. “Суы әйбәт,  анализ  алу күрсәткечләре белән танышырга  була. Чишмәнең игелеген   күрегез,  авылдашлар”,–  диде  ул. Кече кибәчелеләргә  изге теләкләрен  Рәис Миңнеханов та җиткерде.

saby-rt.ru