tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 1 декабрьдән «Тарлан» фильмы Россия прокатына чыга
1 декабрьдән «Тарлан» фильмы Россия прокатына чыга

1 декабрьдән «Тарлан» фильмы Россия прокатына чыга

Россия шәһәрләрендә «Тарлан» фильмының премьерасын 22 ноябрьдә илнең төп кинематографик мәйданчыгы — Мәскәү кино йортыачачак. «Синема 5» кинотеатрлар челтәре фильмның прокатын Казан, Саранск, Самара, Чебаксар, Энгельс, Пенза, Оренбург, Курск, Иске Оскол, Санкт-Петербург, Пермь, Саратов, Уфа, Бузулук, Түбән Кама, Яр Чаллы, Волгоград, Йошкар-Ола кебек шәһәрләрдә уздырырга планлаштыра.

«Тарлан» — Татарстан, Казахстан кинематографистларының уртак проекты. Кинотасманы Almapictures компаниясе«Татаркино» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе белән берлектәтатар язучысы Галимҗан Ибраһимов повестебуенча бүгенге заман вәзгыятенә  яраклаштырышып төшерде.

Тарлан — фильмның төп герое Закирга бүләк ителгән атның исеме. Ул малайның тугры дустына әверелә. Фильм чын дуслык тарихын тасвирлый.

«Тарлан» ның дөньякүләм премьерасы XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узды – картина «Тулы метражлы уен фильмнары» конкурс программасына керде. Тамаша аншлаг белән узды, кинотасма тамашачыларның югары бәясен алды һәм нәтиҗәдә«Тамашачы мәхәббәте» призына лаек дип табылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Тарлан» фильмы бик күп фестивальләрдә катнашырга өлгерде. Мәсәлән, ул төрки дөньяның «Коркут Ата» халыкара кинофестивалендә, ICAFF filming award (Көньяк Корея), 18 нче «Popoli e Religioni — Terni Film Festival» (Италия, Терни), 21 нче Imagine India film festival (Испания, Мадрид), TIBURON International Film Festival (АКШ), 28 нче халыкара «Листопад» кинофестивале, Алма-Атаның 10 нчы «Бастау» этномәдәни фильмнар фестивале, DIFF (Бангладеш, Дакка) кинофестивалләренең конкурс программасына керде. Париждагы Казахстан киносы фестивалендә режиссер Юлия Захарова яшь кинематографист буларак бүләкләнде.

piter.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*