tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кече Рбишча егете Эмиль Незаметдинов дөнья чемпионы исемен яулады
Кече Рбишча егете Эмиль Незаметдинов дөнья чемпионы исемен яулады

Кече Рбишча егете Эмиль Незаметдинов дөнья чемпионы исемен яулады

7-11 сентябрь көннәрендә Үзбәкстан Республикасының Наманган шәһәрендә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. 26 илдән җыелган хатын-кыз һәм ар-ат шәхси беренчелектә 21 комплектта булган медальләр өчен ярышты. Россия көрәшчеләре төрле дәрәҗәдәге 63 медальдан 27не яулап, гомумкоманда нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды.

Ир-атлар классик һәм ирекле төрдә 57, 62, 68, 75, 82, 90, 100 һәм 100+ килограмм авырлыкта бил алышты. Мәскәү командасын дөнья чемпионатына җитәкләп барган билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия федерациясе президенты, суыксулы Рушан Рамазанов белән элемтәгә чыктык һәм безнекеләрнең уңышлары турында кызыксындык: “Кече Рбишча көрәшчесе, быел бик күп сабантуйларда төп батыр булып калган Эмиль Незаметдинов ирекле көрәш буенча 90 килограмм үлчәмдә дөнья чемпионы исемен яулады”, – дип шатлыгы белән уртаклашты Рушан Ринат улы. Әйе, агымдагы елда Уразавыл, Тукай, Мәскәү, Суыксу, Кочко-Пожар, Т.Моклокасы, Камка һәм Рбишча сабантуйлары көрәшендә абсолют батыр булып калган Эмильны югары дәрәҗәдәге спортчан казанышы – дөньякүләм җиңүе белән котлыйбыз!

Олег Хөсәинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*