tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш районында дин әһелләре өчен сөйләм осталыгы дәресе узды
Актаныш районында дин әһелләре өчен сөйләм осталыгы дәресе узды

Актаныш районында дин әһелләре өчен сөйләм осталыгы дәресе узды

13 сентябрь көнне Актаныш районының үзәк “Җәмигъ” мәчетендә дин әһелләре, авыл җирлекләрендәге имамнарны, хәзрәтләр өчен сәнгатьле сөйләм осталыгы дәресе оештырылды.

Сер түгел, рухи, милли, дини тормышыбызның һәм мөселман җәмгыятенең мөһим мәсьәләләре имамнардан тора. Алар һәр иртә илләргә иминлек, туар көннәргә сәгадәт теләп моңлы азан яңгыраталар… Алар күркәм дини йолаларыбызны – сабыйга исем кушуны, никах укуны, Көръән мәҗлесләрендә изге аятьләрне мөселман кардәшләргә җиткерүне, яшьләргә дөрес үгет-нәсыйхатләр бирүне үз өсләренә йөкләткәннәр. Күп кенә мәдәни һәм иҗтимагый чараларда да дин әһелләребез шәрәфле кунаклар. Бу мөһим дә, җаваплы да вазыйфалыкларны тиешенчә, матур үтәү өчен яхшы дикция һәм яңгыравыклы тавыш кирәк. Дини дәрестә район имамнарын Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре укытты. Сорауларга җаваплар кайтардылар.

Әлеге нәтиҗәле һәм фәһемле проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм ТР телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе, шәхсән аның җитәкчесе Марат Әхмәтов тәкъдиме белән Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мондый файдалы һәм күркәм чаралар Әгерҗе, Азнакай, Аксубай һәм Балтач районнарында оештырылган да инде. Чираттагысы менә безнең районда. Күнегүләрне дөрес ясарга өйрәтүче, киңәшләрен бирүче педагог ханымнар – Илсөяр Шиһапова һәм хезмәттәше Земфира Ибатова да бу укытуларның әһәмиятен, хәзрәтләрнең һәм дин әһелләренең рәхмәтлеген ассызыклады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*