tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” исемле конкурс игълан итә
Бөтендөнья татар конгрессы “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” исемле конкурс игълан итә

Бөтендөнья татар конгрессы “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” исемле конкурс игълан итә

Тиздән Укытучылар көне. Безгә белем биргән, зур тормыш юлына чыгарга булышкан хөрмәтле мөгаллимнәребезне хөрмәтләп Бөтендөнья татар конгрессы бәйге уздыра. Анда 10 яшьтән башлап теләгән һәркем үзенең яраткан укытучысы турында матур язмасын юллап, аның турында башкаларга да җиткерә ала.

Бәйге 16 нчы сентябрьдән 5 нче октябрьгә кадәр Вконтакте төркемендә дәвам итәчәк . Конкурсның шартлары белән сез Бөтендөнья татар конгрессының Рәсми сәхифәсендә һәм конкурсның Вконтакте төркемендә урнаштырылган нигезләмә аша таныша аласыз. Таләпләрне игътибар белән укуыгыз сорала.

Әлеге бәйгедә үзегезнең яраткан, хөрмәт иткән мөгаллимегез хакында язып, һөнәри бәйрәменә бүләк ясагыз. Без сездән матур язмалар көтеп калабыз.

Оештыру комитеты

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*