tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кечкенә авылда зур бәйрәм​
Кечкенә авылда зур бәйрәм​

Кечкенә авылда зур бәйрәм​

Узган шимбәдә Кадошкино районы 20 кешелек Насакан Потьма авыл үзәгенең бер почмагында зур, якты бәйрәм узды.​

Архив язмаларында Насакан Потьма дип 1912 нче елны атала башлаган. Ул икмәк-тозлы, тарихка, традицияләргә, тырыш кешеләргә бай. Безнең җирдә чын эшчеләр, патриотлар яши. Һәм нәкъ менә алар тарихны бизәп тора.
Якты төсләр, күңелле эмоцияләр, шатлыклы хисләр, елмаюлар, бәхетле йөзләр, яхшы очрашулар, җылы кул кысышулар һәм кочаклашулар! Бу көнне егермеләп кеше җыелган иде. Бәйрәмдә авыл халкы һәм тирә-якта яшәүче туганнар, күршеләр катнашты. Әйтеп китәргә кирәк, берничә фамилия өстенлек итә бу кечкенә аваылда. Кунаклар арасында да, гаиләләре белән Асаиновлар, Альмяшевлар, Агишевлар, Алдаркиналар, Байбековалар, Дербердеевлар, Донскойлар, Иштрякова, Капкаевлар, Мусякаевлар бар иде. Авылның олы кешеләре дә читтә калмады; Зәкәрия кызы Нурия Еналеева белән Абдулла кызы Нурия Альмяшева бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Бәйрәм булгач, матур сүзләр яңгырады, тирән истәлекләр күңелләрне тибрәтте, татар халык көйләре үз тыңлаучыларын истәлекләргә, еракка алып киттеләр һәм шул вакытта халык күңеле моң белән тулды. Аннары авыл көйләре, такмаклар күңелне ачты. Бәйрәмнең яшь кунаклары «тыныч уеннар территориясендә» урнаштылар.​
Бәйрәм һәрбер Насакан Потьма кешесенең күңел түрендә матур хатирә булып уелып калды.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*