tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУда «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова белән очрашу узды
КФУда «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова белән очрашу узды

КФУда «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының белем күтәрү курсларында укучы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Татарстан районнары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән укытучылар һәм институт студентлары белән очрашты.

Очрашу ачык лекция форматында узды, аны институтның татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Галиуллина оештырды.

«Безнең төп максатыбыз – милли тәрбия бирү, ә милли тәрбия ул иң беренче чиратта, хатын-кыздан башлана. Гаиләдә әни кеше бу юнәлештә төп рольне үтәсә, балалар бакчасында, мәктәптә исә милли тәрбия бирүдә туган тел укытучысының роле бәяләп бетергесез. Туган тел укытучылары дәрес алып барудан тыш, милли мәдәниятебез, рухи кыйблабызны, гореф-гадәтләребез турында укучыларның белемен тулылындыруда башлап йөрүчеләр», – диде ул.

Кадрия Идрисова оешма алып барган эшчәнлек белән таныштырды һәм хатын-кызларның милләтне саклаудагы өлеше турында сөйләде.

«Гаиләнең тоткасы да, милләтнең киләчәге дә хатын-кызлар кулында. Чөнки, бала яралганнан алып, бөтен гомер буена әнисе белән булган бәйләнешне югалтмый. Аны тагын да ныгыту өчен милли, дини гореф-гадәтләргә таянып яшәргә, эшләргә кирәк. Бу юнәлештә биредә утырган татар теле укытучылары да, студентлар да актив эшчәнлек алып барса иде», – диде ул.

Күпсанлы мисаллар ярдәмендә Кадрия ханым бу хакта кызыклы әңгәмә корды. Очрашу азагында студентлар һәм укытучылар үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*