tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУның Татар халык хоры Төньяк Осетиядә концерт куйды һәм җирле татарлар белән очрашты
КФУның Татар халык хоры Төньяк Осетиядә концерт куйды һәм җирле татарлар белән очрашты

КФУның Татар халык хоры Төньяк Осетиядә концерт куйды һәм җирле татарлар белән очрашты

Казан федераль университетының Татар Халык хоры Төньяк Осетиянең (Алания) башкаласы Владикавказда Мария театры филиалында һәм Халыклар Дуслыгы йортында чыгыш ясады.

«Төньяк Осетиянең иң затлы залларының берсендә – Мария театры филиалында Татар халык хорының концерты булды. Бина XIX гасырда лютеран чиркәве буларак төзелгән. Ул – Владикавказның готик стилендәге бердәнбер бинасы. Кызыл кирпечтән төзелгән бина уклы тәрәзәләре, ак декоратив аркалары белән аерылып тора. Ун елдан соң бинага Төньяк Осетия дәүләт филармониясе күченә, аның сәхнәсендә Святослав Рихтер, Мстислав Ростропович кебек дөньякүләм билгеле музыкантлар чыгыш ясаган», – диде «Татар-информ»га Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хор җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин.

2016 елда төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, филармония Мария театры филиалы статусын алган. «Элек чиркәү функциясен үтәгән бинаның акустикасы искитмәле иде. Әлеге бинада татар, рус, латин, итальян җырлары яңгырады. Концертны без Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлаган, Төньяк Осетия-Алания Республикасының халык артисты Ольга Джанаева җитәкчелегендәге Мария театры филиалының Ир-атлар милли җыр хоры коллективы белән бергә куйдык», – диде ул.

«Башкару осталыгы буенча хорның дәрәҗәсе, сыйфаты искиткеч зур. Нинди генә бәйгеләрдә жюри рәисе булырга туры килмәде, ышанып әйтәм, сезнең кебек профессионал дәрәҗәдә башкарган студентлар хорын әле күргәнем юк иде. Нәфис, зәвыклы башкардыгыз», – дип бәяләде Ольга Джанаева.

Концертны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып барды. Хор коллективы, шулай ук, Владикавказда урнашкан Халыклар Дуслыгы йортында да кунак булды, җирле татарлар белән очрашты.

«Актив әгъзаларыбыз бик аз. Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Гаилә» мәчете татар телендә матбугат җибәрә, татар газета-журналларын тагын да күбрәк җибәрсәләр әйбәт булыр иде – никадәр күбрәк мәгълүмат булган саен шулкадәр яхшырак, – дип фикере белән уртаклашты Габдулла Тукай исемендәге Татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Галия Гусейнова. Ул үзәк белән 3 ел җитәкчелек итә.

«Төньяк Осетия-Аланиянең Габдулла Тукай исемендәге Татар милли-мәдәни үзәге мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә төбәктә 2 меңгә якын татар яши. Шуларның 300гә якыны 1990 елда республикада теркәлгән Татар милли-мәдәни үзәгендә әгъза булып тора. «Осетиягә татарлар XIX гасыр ахырында Пенза, Тамбов һәм Казан губерналарыннан күчеп килгәннәр. 1897 елгы Россия империясенең беренче гомуми халык санын алу мәгълүматлары буенча, Владикавказда мондый күчеп килүчеләр 784 кеше исәпләнгән. Шәһәрдә отставкадагы татар офицерлары да, Кавказда хезмәт иткән татар солдатлары да яшәгән», – диде ул.

Татар халык хоры һәм «Татар ядкярләре» халык мәдәниятен саклау һәм үстерү үзәге коллективын «Төньяк Осетия-Алания Халыклар дуслыгы Республика йорты» республика дәүләт бюджет учреждениесе директоры Александр Охотников каршы алды.

«Владикавказ шәһәрендәге чыгышларыгыз – республикабызның мәдәни тормышында истәлекле вакыйга. Бигрәк тә аның территориясендә яшәүче татарлар өчен. Сезнең иҗат аша тамырларыбызга кайткандай булдык. Коллективның яшьләрне рухи яктан баету һәм мәдәни тәрбия бирү эшенә керткән зур өлеше өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, – дип, Татар милли-мәдәни үзәгенең җирле татарлары рәхмәт әйтте.

  • Төньяк Осетия-Алания Республикасына КФУның Татар халык хоры Татарстанның баш фольклорчысы, «Татар ядкярләре» халык мәдәниятен саклау һәм үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова җитәкчелегендә барды.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*