tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кием дизайнеры, блогер Альбина Фазлыева гаилә кыйммәтләре хакында сөйләде
Кием дизайнеры, блогер Альбина Фазлыева гаилә кыйммәтләре хакында сөйләде

Кием дизайнеры, блогер Альбина Фазлыева гаилә кыйммәтләре хакында сөйләде

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы кысаларында мөслимәләр өчен киемнәр дизайнеры, блогер Альбина Фазлыева гаилә кыйммәтләре хакында чыгыш ясады.

Спикер чарада катнашучыларны үз тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук Альбина Фазлыева яшьләр күзлегеннән гаилә кыйммәтләре хакында төпле фикерләрен җиткерде.

“Мин әти-әниемә миңа дөрес тәрбия биргән өчен, үзләре минем өчен үрнәк булганнары өчен рәхмәтлемен. Бик дөрес әйтем бар: баланы тәрбияләмә, үзеңне тәбриялә. Күз алдында үрнәк алырлык шәхес булу – бала өчен бик мөһим,” – дип билгеләп үтте спикер.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*