tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Профессор Альбина Вәлиева: Европаның төрле илләрендә халкыбызның милли сәнгатен, һөнәрчелек традицияләрен күрсәткән күргәзмәләр оештырабыз
Профессор Альбина Вәлиева: Европаның төрле илләрендә халкыбызның милли сәнгатен, һөнәрчелек традицияләрен күрсәткән күргәзмәләр оештырабыз

Профессор Альбина Вәлиева: Европаның төрле илләрендә халкыбызның милли сәнгатен, һөнәрчелек традицияләрен күрсәткән күргәзмәләр оештырабыз

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында Болгариядә яшәүче милләттәшебез – Болгария Республикасындагы Фән һәм культура буенча Халыкара үзәк директоры, филология фәннәре докторы, профессор Альбина Вәлиева чыгыш ясады. Ул Болгариядә һәм Европа илләрендә татар теле һәм мәдәниятен саклау буенча оештырылучы чаралар турында сөйләде.

“Язмыш ихтыяры белән чит илләрдә яшәсәк тә, без үз туган телебезне онытмаска тырышабыз. 2000нче елларда Болгариядә Фән һәм культура буенча Халыкара үзәк ачылды. Әлеге үзәк 2 төрле юнәлештә эш алып бара: фәнни тикшеренүләрне оештыру һәм координацияләү һәм конференцияләр оештыру. Европаның төрле илләрендә халкыбызның милли сәнгатен, һөнәрчелек традицияләрен күрсәткән күргәзмәләр оештырабыз, Идел  буйларыда яшәүче халыклар турында тематик лекцияләр әзерләү, дәүләт эшлеклеләре, илчеләр, дипломатлар, сәнгать әһелләре белән очрашулар оештырабыз, – дип сөйләде Альбина Вәлиева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*