tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәхесне милли гореф-гадәтләр рухында тәрбияләү сабыйлыктан башлана
Шәхесне милли гореф-гадәтләр рухында тәрбияләү сабыйлыктан башлана

Шәхесне милли гореф-гадәтләр рухында тәрбияләү сабыйлыктан башлана

Бу хакта бүген VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы барышында Удмуртия Республикасы Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы мөдире, җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова сөйләде.

“2007нче елда Ижау шәһәренең Татар бистәсендә 107нче балалар бакчасы капиталь ремонттан соң ачылды. Ата-аналар соравы буенча бу бакчада туган телне өйрәнү, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышу күздә тотылды”, – диде ул.

Үз чыгышында ул шәхесне милли гореф-гадәтләр рухында тәрбияләү сабыйлыктан башлана, дип ассызыклады. “Бала кечкенәдән үк җаны, йөрәге белән үзенең халкын, телен яратырга, милли горурлык хисләре белән янарга тиеш. Без бу сыйфатларны бала күңеленә сеңдерә барабыз”, – дип өстәде Абдрахманова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*