tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады
VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында Татарстан Дәүләт Советы Депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады.

– Сезнең бирегә килүегез – татар дөньясы өчен зур вакыйга. Сез халкыбыз тарихында очраклы кешеләр түгел, сез үзегез яшәгән төбәкләрдә иҗтимагый эшчәнлек белән танылган милләт халимәләре. Халкыбызны гасырлар дәвамында калыплашкан гореф-гадәтләр кысаларында алга юнәлдерүчеләр. Әлеге форумда катнашучылар арасында каләм тибрәтүчеләр күп булуы да, Татарстан Язучылар берлеге рәисе буларак, күңелемә хуш килде, – дип билгеләп үтте Ркаил Зәйдулла.

Татарстан Дәүләт Советы Депутаты милли үзаңны саклап калу, гаиләдә дөрес тәрбия бирү проблемаларына тукталды.

“Милли тәрбия ана сөте белән сеңәргә тиеш, татар рухы балачактан ук сеңгән булса, кеше аны беркайчан да онытмый,” – дип ассызыклады Язучылар берлеге рәисе, – Хатын -кызларны чын милләт Аналары итеп күрәсе килә. Бердәм булып, милләтебезне саклау өчен һәркем үз өлешен кертсә, безнең киләчәгебез бар. Без рухи һәм интеллектуаль яктан көчле булырга тиешбез”.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*