tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камәрия Хәмидуллина: “Тел язмышы, ахыр чиктә, милләт язмышы гаилә институты белән бәйле”
Камәрия Хәмидуллина: “Тел язмышы, ахыр чиктә, милләт язмышы гаилә институты белән бәйле”

Камәрия Хәмидуллина: “Тел язмышы, ахыр чиктә, милләт язмышы гаилә институты белән бәйле”

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы эшендә Татарстан Республикасының Халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина катнашты.

“2021 ел республикада Президентыбыз тарафыннан телләрне саклау елы дип игълан ителде. Бу юкка гына түгел. Татарстан – ана телебезне яклау, саклау өчен, бөтен шартлары да булган Җир шарында бердәнбер мәйдан”, – диде Камәрия Зиннур кызы.

“Тел язмышы, ахыр чиктә, милләт язмышы гаилә институты белән бик бәйле. Бүген туган телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белгән ата-аналар балалар тәрбияли. Мондый чорда ана телен саклау проблемасын гаилә генә хәл итә алмый. Аның моңа көче җитми”, – дип өстәде ул.

Камәрия Хәмидуллина ассызыклаганча, бүгенге көндә мәгарифкә басым ясарга кирәк. Ачык мисал итеп ул туган телдә белем алып, Бердәм дәүләт имтиханын 399 баллга биргән Рамил Баһавиевны атады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*