tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова: “Бала ата-ана тәрбиясе, әби-бабай тәрбиясе белән үссә, шул вакытта бала хакы хаклана”
Кадрия Идрисова: “Бала ата-ана тәрбиясе, әби-бабай тәрбиясе белән үссә, шул вакытта бала хакы хаклана”

Кадрия Идрисова: “Бала ата-ана тәрбиясе, әби-бабай тәрбиясе белән үссә, шул вакытта бала хакы хаклана”

Бүген “Чулпан” мәдәни үзәгендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы уза. 300гә якын делегатлар алдында  Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе, Татарстан Республикасының Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова беренчеләрдән булып чыгыш ясады.

“Без угыл-кызларыбызны ничек тәрбия кылабыз? Гаилә кору өчен нинди әзерлекләр үтәбез? Тормыш мәктәбенә әзерлекне кем бирә?”, – дигән сораулардан башлады Кадрия Рәес кызы. Ул бүгенге заманда буыннар чылбырының бәйләнешен, рухи тәрбия җитмәвен ассызыклап узды. “Бала ата-ананың көтеп алынган уртак мәхәббәт җимеше, мәгънәле исем кушылып, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны үтәп, ата тәрбиясе, ана тәрбиясе, әби-бабай тәрбиясе белән үссә, шул вакытта бала хакы хаклана”, – диде “Ак калфак” оешмасы рәисе.

Ул шулай ук күренекле төрки дөнья анасы, бүгенге көндә 156 онык-оныкчаның дәү әнисе – Рәшидә Исхакый тәҗрибәсен куллануны алга куя: “Рәшидә Исхакыйның улы Госман хәзрәт ата-ана өстендәге тәрбия җаваплылыгын 7 төргә бүлеп карарга тәкъдим итә: иман тәрбиясе, әхлак тәрбиясе, бәдән тәрбиясе, гакыл тәрбиясе, рух тәрбиясе, җәмгыяви тәрбия, җенси тәрбия”.

Кадрия Рәес кызы “Татарлар: гамәл стратегиясе” үтәлешен тәэмин итү буенча хатын-кызлар оешмасы 4 юнәлешкә бүленүен дә әйтеп узды. “Беренче юнәлеш – гореф-гадәтләрнең үтәлеше (милли кием, тел, сөйләшү даирәсен киңәйтү). Икенче юнәлеш – татар гаиләләре (уңышлы гаиләләрне барлау). Өченче юнәлеш – татар халык ашлары (экологик чиста хәләл ризык). Бөтендөнья татар конгрессы каршында Татар халык ашларын популярлаштыру мәсьәләле буенча Координацион Советы төзелде. Дүртенче юнәлеш – сәламәт милләт. (сәламәт тәндә – сәламәт рух)”, – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*