tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы узды
Казанда VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы узды

Казанда VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы узды

21 май көнне “Чулпан” мәдәни үзәгендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы узды. Исегезгә төшерәбез, форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм чит илләрдән 300гә якын гүзәл зат катнашты.

Пленар утырышның модераторы – “Ак калфак” татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова булды.

Форумда катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын тәкъдим итте.

“Хатын -кызларга  зур ихтирам  күрсәтү, аларның дәрәҗәсен тиешле биеклеккә күтәрү – халкыбызның бер матур бизәге. Хатын-кызларыбызның тормышыбыздагы  тоткан урынын  билгеләп, аларны ил күрке дип атыйбыз. Киләчәктә дә шушы олы исемгә лаек булып, безне горурландырып, дәртләндереп, көч һәм илһам биреп озак  яшәсәгез иде!” – диелгән хатта.

“Фикер алышу, тәҗрибә белән уртаклашу, киләчәктә тормышка ашырылачак эшчәнлекне билгеләү, планнар кору – VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының үзмаксаты,” – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Пленар утырышта форумда катнашучыларның һәм мөхтәрәм кунаклар чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*