tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Гаташны шулай зурладылар

ВИДЕО: Гаташны шулай зурладылар

Дәрвишләр бистәсе балалар иҗат үзәгендә беренче тапкыр Рәдиф Гаташ исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе узды.
Мин дөньяга хисләрем һәм мәхәббәт аша карыйм дип аталган конференция, нәкъ Рәдиф Гаташча оештырылган. Үзәктә иҗат һәм мәхәббәт.

Балалар иҗаты үзәгенең милли тәрбия бүлеге мөдире Ләйсән Антонова конференциянең кунаклары һәм пленар утырышта чыгыш ясаучылар белән таныштырды.

Шагыйрьнең иҗатында кульяулык символикасы аерым урын алып торганга, конференциянең “Халкым күңеленең бер төседер бу яулык” – дип аталган секциясе кулъяулык чигүгә багышланган. Бу яшь буынга борынгы йолаларыбызны өйрәтү өчен махсус эшләнде, ди оештыручылар .

Рәдиф абыйның иҗатын үз итеп килүчеләр арасында сәнгать әһелләре дә бар иде.

Фәнни –гамәли конференциядә Рәдиф Гаташ шигырьләрен төрле телләргә тәрҗемә итүчеләр дә катнашты. Тәрҗемәләргә чит телләр кафедрасы доценты Асия Рәхимова бәя бирде.

Беренче тапкыр гына үткәрелсә дә конференциянең эше нәтиҗәле булды. Конференциядә катнашучыларның фәнни һәм иҗади эшләре тупланган җыентыктан тыш, укытучылар тарафыннан Рәдиф Гаташка багышлап шигъри әлифба да әзерләнгән.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*